МАУК "Зианчуринская межпоселенческая

центральная библиотека"

ҒӘФИФӘ СӘЛИХОВА

Үткән гомер

Бу жирдә күп йөредем,

Йөргән юлларым кала.

Эшләгән эшләрем кала,

Әйткән сүзләрем кала.

Бакчаларга күз салыгыз,

Ал чәчәк аткан гөлегез.

Яшьлек, матур вакытыгызның

Кадерләрен белегез.

Кыйблалардан искән жилләр,

Чәчләремне тарыйлар.

Ел артыннан еллар үтеп,

Гомеремне саныйлар.

Күпме гомерләр яшәдем,

Үкенмәйем китсәмдә.

Аллакаема рәхмәтлемен,

Күпме гомер бирсәдә.

Бардырсың Аллам,

Бердерсең Аллам,

Барлыгыңа ышанам.

Синнән башка илаһым юк,

Иманыма ышанам.

Гөлләр булсам бакчаларда,

Ал чәчәк атар идем.

Атлап түгел яшьлегемә,

Йөгереп кайтыр идем.

Яшьлек матур вакытларның,

Рәхәтләрен күрмәдем.

Картлыгымда, иншалла,

Балалар кадерен күрәмен.

Яз житкәчтен сандугачлар,

Өзелеп сайрый микән.

Мин киткәчтен балаларым

Сагынып сөйләр микән.

Маңгайларга юллар салдым,

Сугыш елларының газабы.

Шул юллардан һаман атлый,

Гәзиз әнкәемнең баласы.

Яндекс.Метрика