МАУК "Зианчуринская межпоселенческая

центральная библиотека"

ӘМИНӘ САДЫҠОВА (НАСЫРОВА)

41 йыл ғүмерен Һүрәм урта мәктәбендә 14 быуын тәрбиәләп, кеше итеп сығарыуға арнай. Ауыл һәм район советында депутат була. «Халыҡ мәғарифы отличнигы», «Хеҙмәт ветераны» тигән юғары исемгә лайыҡ була. Ҡатын-ҡыҙҙар йәмғиәте ағзаһы, сәнғәт, медицина, уҡытыу мәсьәләләре буйынса комиссия ағзаһы, «Урал» колхозының «За урожай» гәзите редакторы, урындағы радио директоры һәм дикторы булып эшләү дәүерендә ауылдаштары араһында юғары абруй ҡаҙанды.

Ана сүзе

Бәхет башы – намус, балам,

Намусыңнан аермасын

Талпынып очар чагыңда

Канатларың каерылмасын.

Хезмәтеңне жәлләмә син!

Эшләгәннән кеше үлми,

Рәхмәт алып яшәмәсә,

Кеше үзе рәхәт күрми.

Бул син һәр чак кешеләргә

Саф күңелең, ачык йөзең

Жанга уктай кадалмасын

Бәреп әйткән туры сүзең.

Кеше кешедән ким түгел,

Шуны, балам, онытма!

Йөрәгеңдә берәүгә дә

Гомер буе кенә тотма.

Киртеп куй син колагыңа.

Үзеңнән зур булып булмый,

Туган жирләр берәү генә –

Өр яңадан туып булмый.

Яшәү бүләк иттем сиңә

Буш янмасын!

Яшәү ул – ут!

Ана сүзе изге була

Шуны, балам, исеңдә тот.

Бәхетлемен ана булган өчен,

Ана дигән бөек атым бар.

Хәтерләгез шуны, бөек атны,

Минем сездә бөек хакым бар.

Уйламагыз шушы бөек хакны

Түләргәме диеп алтыннан.

Юк, кирәкми миңә алтын, көмеш.

Минем хакым кыйммәт алтыннан.

Ачык чырай, йомшак сүз

Ана йөрәгенә ял бирә.

Хөрмәт итсәң миңә картлыгымда

Ана хәкын үтәү шул була.

Горурланам ана булган өчен –

Ана дигән бөек атым бар.

Түрләреңә менеп, аяк сузып

Утырырга минем хакым бар!

Яндекс.Метрика